Бизәүче-рәссам һөнәрен үзләштерергә очраклы килүчләр юк. Алар барысы да диярлек мәктәп елларында ук рәсем ясарга яраткан балалар. Ләкин араларында башка белгечлеккә укып та өстәмә рәссам-бизүче һөнәрен үзләштерегә тәвәкәлләүчеләр бар. Мәсәлән, Алия Фәттахова агроном булырга укыган. Күрәсең әлеге юнәлеш аңа бик якын. Хәтта рәсем ясар өчен дә авыл хуҗалыгына багышланганын сайлап ала.
Алия укытучылары Разида Йосыпова остаханәсендә шөгыльләнә. Хәзер ул , төркемдәшләре кебек үк еллык фәнни эш өчен рәсем ясый.
Студентлар рәсемнең масштабын да , төсләр чагышылышын да чамаларга өйрәнгән. Ләкин укытучыларының киңәше дә ярап куя.
Халык сәнгате һөнәрләрен өйрәтүдә техникумның ярты гасырлык тәҗрибәсе бар. Әлбәттә бу рәссам-бизәүче һөнәрен сайлаган студентларның әзерлегендә дә чагыла. Алар биредә рәсем сәгатенең төрле жанрларында эшләргә, тематик композицияләр ясарга, гомумән үз куллары белән матурлык тудырырга өйрәнеп чыга.