Халык сәнгате һөнәрләре техникумында студентлар белем алу белән беррәттән үз юнәлешләрендәге конкурсларда да еш катнаша. Бүген һөнәри белем йортында Профессионал дип аталган төбәкара ярыш тәмамлана. һөнәрчеләр конкурсыннан Мөршидә Җиһан репортажы
Халык сәнгате һөнәрләрен яңартып яшь буынга җиткерүче уку йорты өчен әлеге конкурслар даими дисәк тә ялгышмабыз. Биредә укучы студентлар төбәкара гына түгел халыкара күләмдә дә беренче урын ала.
һәр эшнең җае булган кебек, конкурс башланганчы катнашучыларга күрсәтмәләр бирелә. Чимал әзер, эш кораллары да җитәрлек. Иң мөһиме вакытны дөрес бүлү.
Керамика белән эш иткәндә сакчыллык кирәк. Ул ярылырга мөмкин. Шуңа да биредәге кызлар маникюр дип аптырамый, алар үз һөнәренең остасы булу өчен ярыша. Жюри хозурына алар менә шушыңа охшатып бизәлгән тәлинәкә һәм плитә тапшырырга тиеш.
Ә биредә зәркәнчеләр мәш килә. Әзер үрнәккә карап асыл ташлар кырлана. Махсус станоклар ярдәм итә итүен, күз белән чамалау да кирәк. Конкурс шартларында кырлау бераз шүрләтә дә. Әмма остазлары аңлатуынча студентлар сынатмый. Нәтиҗәләр дә өметле булырга охшаган. Җиңүчеләр республика этабына уза.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.