Ул 5 яшендә пластилиннан беренче чәчәк букеты әвәли.Тик кул эшләренә һәвәс булса да, пешекче һөнәрен сайлый. Әмма күңелдәге хисләр барыбер үзенекен итә. Буш вакытларында кул астында яткан табигый материаллардан төрле сыннар әвәли, күз явын алырлык бизәнү әйберләре эшли башлый. Сүзебез Тәтеш районында кул эшләре остасы Дамир Җабабров хакында. Балчыктан, пластилиннан һәм калай кисәкләреннән илаһи бер сәнгать әсәре тудыручы егет хакында киләсе язмада.
Гап-гади сөяк, таш, тимер калдыклары, болт кисәкләре аның кулында менә дигән бизәнгеч әйберләргә әверелә. Махсус әдәбият та укымый. Бары тик күңелендә туган фантазияне эшкә генә җигә.
Тәтеш шәһәрендә яшәүче Дамир Җаббаровның кечкенә генә остаханәсендә моннан тыш та күз явын алырлык бизәнү әйберләре ясый. Мисалга гап-гади гайка кисәгедә аның кулында затлы бер товарга әверелә.
Ә Дамирның фантазиясе киңкырлы. Борын заманнарда яшәгән динозаврларга яңа җан өрә, фәрештә кызларын да ул үзенчә күрә. Чынбарлыктагы хайваннарны космик җанварлар белән берләштереп, өр-яңа образлар тудыра. Я булмаса, гуашь ярдәмендә ясалматаш ясый.
Эштән буш вакытларында Дамир Идел елгасы буена төшәргә ярата. Биредә ул иҗатка яңа этәргеч тапса, кайвакытларда сирәк очрый торган ташларга да юлыга. Быел гыйнварда Дамир әнисен җирли. Якын кешесен югалту кайгысыннан егет кулына янә пластилин ала һәм әнисенең йөзен ясый. Нәкъ чынбарлыктагы шикелле итеп.
Балчыктан ясалган эт, үгез сыннары, пластилин атлар, хәтта камин да бар бу өйдә. Алар барысы да Дамирның иҗат фантазиясе, якыннары, туганнары өчен бик тә кадерле истәлекләр.
Тәтеш районыннан Ранис Әхмәтшин, Кайрат Дәүләтбаев, Татарстан яңалыклары