Бу көннәрдә Татарстанның атказанган рәссамы, алтынчы номерлы сәнгать мәктәбе директоры — Наҗия Галләмованың иҗат эшчәнлегенең 50 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды. Биредә ул иҗат иткән картиналар тәкъдим ителде. Шулай ук әлеге чарада рәссәмнең үзе язган китабын да күрергә мөмкин иде.
Наҗия Галләмова 50 елдан артык гомерен яраткан һәнәренә багышлаган. Бик күп еллар дәверендә балаларга рәсем ясарга өйрәтә. Рәссам үзе дә илһамы килгән чакта беренче чиратта кулына кәгазь белән карандаш ала. Пейзаж жанрында иҗат итү ниндидер илаһи көч бирә ди, Наҗия ханым. Һәрбер ясалган рәсем күңел түре аша үткән, тормышның бер кисәгеннән алынган.
Шул уңайдан, атаклы шәхес туплаган тәҗрибәсен “Художка:школа волшебства” дигән китапта чагылдырган. Күптән түгел генә басылып чыккан китапның тәкъдим итү кичәсе булып узды. Чара төрле җырлар һәм уен коралларында уйналган көйләр белән үрелеп барды.Шулай ук рәссам үзе иҗат иткән китабы турында тулырак сөйләп китте.
Китапның һәрбер битендә кыскача мәгълүмат фотографияләр белән аңлатылып бара. Һәрбер теләк белдерүче китап белән якынрак танышып, рәсем ясау буенча элементларны үзе өйрәнә ала.
Динә Нәҗметдинова, Ленар Хабибуллин.