“Безнең җырлар — сезнең йөрәкләргә”. “Илһам” татар эстарада ансамбленең иҗади концерты шундый исем астында узды. 27 ел дәвамында коллектив төрле яшьтәге тамашачыларны җыеп, үзләренең чыгышлары белән сөендерә, күтәренке кәеф бүләк итә. Бу юлы да, кичә зур уңыш белән узды, бу хакта алдагы материалда. Заман рухына туры килә торган матур һәм тирән эчтәлекле җырлар — нәкъ шуның өчен тамашачылар “Илһам” татар эстрада ансамблен бик якын итә. Аларның концертлары үзенчәлекле театральләштергән тамаша, режиссура, халык белән җанлы аралашу белән аерылып тора – коллектив сәхнәдә инде 27 ел чыгыш ясый.
Ансамбльнең чишмә башында Илһам Хисмәтуллин тора. Быел “шәһәрнең сандугачы” үзенең 60 яшьлек юбилеен билгели. Иҗади кичә һәрвакыттагыча иң югары дәрәҗәдә узды. Халык артистларны озак кына сәхнәдән җибәрмәде.