1941 елның 22 нче июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. Киләсе видеоязмабыз да җиңү көнен якынайткан Бөек Ватан сугышы ветераны Апас районының Шәмбалыкчы авылында яшәүче Зиннәт Хәйруллин турында. Бу көннәрдә ул үзенең 100 яшлек юбилен билгеләп үтте. Бер гасырлык юбилее уңаеннан, атказанган укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы Зиннәт ага күп котлаулар, бүләкләр кабул итте.
Шәмбалыкчы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт Хәйруллинга – 100 яшь. Район башлыгы Айрат Җиһаншин бу уңайдан, аксакалның өенә килеп, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлауларын ирештерде, шәхсән үз исеменнән дә теләкләр юллап, олы хөрмәтен, рәхмәтен белдерде.
100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранына Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновтан да котлау телеграммасы килгән. Бер гасырлык юбилеен Зиннәт ага райондашлары белән бергә каршылый.
Зиннәт Хәйруллин 1941 елның 25 августында фронтка китә, беренче сугышчан чыныгуны ул Мәскәү янында барган сугышларда ала. Мәскәү, Калуга, Смоленск, Калинин, Брянск өлкәләрен, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша. Хәрби хезмәттән 1947 елда гына кайта.
Зиннәт ага сугыштан кайткач, үзенә укытучы һөнәрен сайлый. Ябалак һәм Морзалар авылы мәктәпләрендә бик күп еллар балаларга география, астрономия фәннәрен укыта.
Авылда эшләп килүче Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее да 1993 нче елда Зиннәт Хәйруллинның тырышлыгы, ярдәме белән ачыла. Ул биредә 16 ел җитәкчелек итә. Бу вакыт аралыгында әлеге шәхесләр турында бай материал, бик күп экспонатлар туплый.
Зиннәт ага Хәйруллинның бүген дә зиһене үткен, хәтере яхшы, акылы камил. Үткәннәрне түкми-чәчми сөйләп бирә. Дәһшәтле елларда утлар-сулар кичкән, бар гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган аксакал чыннан да олы хөрмәткә лаек.
Эльза Әхмәтҗанова, Гөлназ Валиева, Гадел Галеев Апас районы.