Сатып алучыларны ничек җәлеп итәргә? Үзең җитештергән продукцияне ничек сатарга? Экоагропаркрка керүче фермерларга бизнес буенча осталык дәресе үткәрделәр. Заманча алымнар җитештерүчеләргә табышларын арттырырга ярдәм итәчәк. Тулырак киләсе сюжетта
Илнур Зәйнуллин Кызыл Чапчак авылы фермеры. Ир-ат күп итеп мал туар һәм кош-корт асрый. Фермер, актив эшчәнлек алып бара. Түбән Камада аны яхшы беләләр. Бизнесны алга җибәререргә ярдәм итүче осталык дәресендә теләп катнаша.
Сатып алучылар белән эшләү алымнарын әлеге фермер яхшы белә. Әлеге кагыйдә турныда мастер-класста да әйттеләр. Анда Түбән Кама районы фермерлары катнашты.
Апрель аенда Түбән Камада экоагропарк ачылачак. Анда 35 сату ноктасы урнашачак – яртысында авыл хуҗалыгы продукциясен сатачаклар. Шул исәптән Түбән Кама фермерларыныкы да. Әлеге мәйданда уңышлы эшләр өчен, бүгенге дәрестә алынган белемнәр фермерларга, һичшиксез, кирәк булачак.