Республика хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын яңарту эше дәвам итә. Хәзер агрофирмаларда куәтле тракторлар, ашлык hәм чөгендер комбайннары алу ягын карыйлар. Шушы көннәрдә генә үзйөрешле сиптергечләр Казан янындагы базадан чәчүдә катнашу өчен республика районнарына чыгып китте.
Өр-яңа үзйөрешле сиптергечләр “Казансельмаш” җитештерү базасыннан туп-туры диярлек басуга юл тотты. Аларның берсе Кайбыч районының “Алтын башак” агрофирмасына кайта Хуҗалык җитәкчесе Ренат Мотыйгуллин моңа сөенеп бетә алмый. Кыр эшләре өчен монда инде яңа комбайннар,киң араны эшкәртә торган культивацияләү комплекслары, чөгендер чәчкече сатып алган булганнар. Шуларга менә тагын бер заманча агрегат өстәлде.
Ә Буа районының “Таң” агрофирмасына шундый ук ике агрегат китте.Мондый техника хуҗалыкта моңарчы да үзен яхшы яктан күрсәткән булган. “Таң” агрофирмасының баш инженеры-Монда хәзер Джи-Пи-Эсның да икенче төрлесе урнаштырылган,предприятие hәр елны үзгәрешләр кертеп тора. Без алган бу техника чит илдгеләрдән бер дә калышмый диярлек.Шуңа өстәп әле бу техника чәчдән урып-җыюга кадәр басуда эшли. Механизаторларга да җайлы.Климатны көйли,hаваны саклау системасы бар, магнитоласына кадәр каралган.
Республикада бара торган агропромышленность комплексын техник яктан модернизацияләү программасы нигезендә “Ак Барс” холдингына керүче хуҗалыклар быел 14 үзйөрешле “Барс-3000” сиптергече сатып алды. Аларның ярты бәясен дәүләт күтәрә. Җитештерүчеләр әлегә Казан агрегатларына тиңләшүчеләр юк дип раслый.Республика басуларында инде шундый йөз агрегат эшли.Акыллы программаны нәкъ шушы техника өчен махсус язганнар. Барлык җиhазлар да үзебездә җитештерелгән.
Чәчүнең иң кызган чагы. Белгечләр әлеге яңа сиптергечләрнең агрофирмаларга кыр эшләрен тиз арада тәмамларга мөмкинлек бирәсенә шикләре юк.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков. Яңалыклар. Биектау районы.