Зәйдә районда урып-җыю кампаниясе старт алды. Өч агрофирма кырларында 21 комбайн икмәк суктыруга кереште. “Восток” агрофирмасының арпа басуында барган эшне безнең төшерү төркеме дә күреп кайтты.
Зәй игенчеләре дә дога белән икмәк суктыруга кереште. 11 июль көнне алар республикада беренчеләрдән булып уракка төште. Комбайннар гөрелтесе бу көнне Александр бистәсе авылы янындагы арпа басуында ишетелде.
“Восток” агрофирмасы кырларында эш район башлыгы Разиф Кәримов фатихасы белән башланды.
Район буенча бөртекле культуралар 40 мең гектарга якын мәйданны били. Арпа культурасы – 11 мең, 17 мең гектарда көзге бодай белән арыш үстерелгән. Урып-җыю эшендә 50 гә якын комбайн эшләячәк. Ашлык ташу өчен дә йөк машиналары җәлеп ителгән.
Бу көнне “Зәй” һәм “Зәй шикәре” агрофирмалары да урып-җыюга кереште. Икмәк булса — җыр да була, ди халык. Икмәк суктыруны республикада беренчеләрдән булып башлаган районыбыз уңыш күләме буенча да алдынгылыкны бирмәс дигән өметтә калабыз.