Зәй районында кыр эшләре уңышлы бара. Чәчүдә 280 трактор эшли. Күпчелек хуҗалыкларда бу көннәрдә арпа чәчелә. «Зәй шикәре» хуҗалыгында 20 мең гектардан артык сабан культуралары чәчәсе бар. Заманча чәчү комплекслары ашлык чәчәргә генә түгел, ашлама да кертергә сәләтле. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Дәүләт техник күзәтчелеге белгечләре комиссиясе техниканың чәчүгә яхшы әзерләнүен күрсәтте. Районда чәчүне 9 майга кадәр төгәлләргә ниятлиләр.