Шушы көннәрдә респбуликада урып-җыю эшләрендә катнашачак техникаларны тикшерделәр. Әйтик, Зәй раойнында кырга чыгачак техниканың әзерлеге ничек? Игенчеләр нинди уңышка өмет итә? Аодагы язма Зәй раойнынан.
Быел Зәй игенчеләре алдында 40 мең гектарга якын мәйданнан бөртеклеләр, 10 мең гектардан техник культура җыеп алу бурычы тора. Зәй шикәре агрофирмасы механизаторы Сергей Краснов урып ьыю башлануын түземсезлек белән көтә.
Тәҗрибәле комбайнчы 25 елга якын икмәк суктыруда катнаша. Быел да яхшы уңышка өметләнә.
“Зәй шикәре” агрофирмасының быел 16 комбайн ел уңышын җыюда катнаша. Аларның бөртеклеләрне югалту-югалтмау дәрәҗәсе тикшерелә. Ягулык материаллары, запас частьләр җитәрлек. Шулай ук техника куркынычсызлыгы, хезмәткә түләү шартлары турында да сөйләштеләр.
Быел Зәй Районы кырларында 45 комбайн эшли. Узган ел урып-җыю эшләре буенча Зәй районы республикада алдынгылар рәтендә булды. Быел да мул уңыш җыеп алыначагына өмет зур.