Республика районнары кырларында бөртекле культураларны урып-җыю зур оешканлык белән дәвам итә. Авыл хезмәтчәннәре явым-төшемнәрсез торган көннәрнең минутын да әрәм итмичә, ел уңышы өчен көрәшәләр. Зәй районының “Зәй шикәре” агрофирмасы уракка июль уртасында ук керешкән.
“Зәй шикәре” агрофирмасы кырларында 7 комбайн көзге бодай суктыра. 172 гектарлы басуның соңгы мәйданнары калып бара.
Елның коры булуына карамастан, бөртеклеләрнең уңышы яхшы быел, дип сөенә игенчеләр. Күңелләре күтәренке аларның, һәркайсы ел уңышын югалтуларсыз җыеп алуга лаеклы өлешен кертеп эшләргә тырыша. Тәҗрибәле комбайнчы Шәйхенур Миңнекәев 40 елдан артык инде икмәк суктыруда катнаша.
Уңыш яхшы булгач, комбайн бункеры да тиз тула. КамАЗ машиналары суктырылган икмәкне Зәй элеваторына илтә. Район буенча бөртеклеләр барлык мәйданның 18 процентында җыеп алынган. Бер гектардан уртача уңыш 33,3 центнер тәшкил итә. Икмәк булса- җыр да була , ди халык. Игенчеләрнең уңышны яңгырларга кадәр югалтуларсыз җыеп алырга исәпләре.
Әдилә Борһанова, Максим Майоров, Александр Тимофеев, Татарстан яңалыклары, Зәй раойны.