Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Зәй һәм Менделеев раойннарында булды.Сәфәр барышында ул районнарның җирле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты.Шулай ук районнарның мсөһим обектларын ачу тантанасында катнашты.
Зәй районында Рөстәм Миңнехановны яңа пешкән ипи белән каршы алдылар. Районда игеннәрне җыеп алу тәмаланды. Авыл халкы шикәр чөгендере җыюга керешкән.
Татлы тамырның быелгы уңышы 300 мең тоннадан артык булыр дип фаразлана. 28 августтан шикәр заводы тәүлегенә 8 мең тонна тамыр азык эшкәртү куәтебелән эшли башлый. Тулаем алганда, завод җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннәндә, Сарман, Минзәлә, Тукай һәм Мөслим районнарыннан да 1 млн тоннага кадәрчимал кабул итәргәәзер. Рөстәм Миңнеханов Зәй районында игенчелек үсешен югары бәяләде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәйгә эш сәфәре барышында Бөек Ватан сугышында катнашучы, Татарстан энергетикасы ветераны, Зәй ГРЭСын беренчеләрдән төзүче Леонид Мачтаков белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Леонид Мачтаковны 100 еллык юбилее белән котлады, шулай ук Россия вице-премьеры Александр Новак исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.
Шулай ук Татарстан Рәисе районның Ринат Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясендә булды. Анда инде капиталь ремонт тәмамланган. Беренче сентябрьдә яңартылган гимназия 357 укучыны кабул итә.