Басуларда игеннәр өлгереп килә. Быел һәр бөртек кадерле: катлаулы табигать шартларында үстерелгән икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Механизаторлар алда торган бурычның җаваплылыгын яхшы аңлый.
Шуңа күрә комбайннарны урып-җыюга әзерләүгә елдагыча зур игътибар бирелә. Зәй районында да бу эш тулы куәттә бара.
Әле генә ремонттан чыккан комбайннар бер-бер артлы агрофирма бүлекчәсенә кайта. Районның барлык хуҗалыкларында уракка чыгачак техникаларны әзерлиләр.
“Зәй шикәре “ агрофирмасының алдынгы комбайнчысы Шәйхенур Миңнекәев уракка төшүне түземсезлек белән көтә.
Комбайнының һәр шөребен җентекләп тикшерә. Быел ул 40нчы җәен урып-җыю эшләрендә катнашачак! Узган сезонда Нью Холланд ТС 56 комбайнында 2 234 тонна икмәк суктыруга ирешә. Быелгы уңыш та яхшы булырга охшаган, ди.
Шәйхенур абыйның ике улы да быел комбайн руле артына утырачак. Алар да кеченәдән икмәк кадерен белеп үсәләр.
Быел район кырларында 50дән артык комбайн икмәк суктыруда катнаша. Тиздән барысы да әзерлек сызыгына куелачак. 10 нчы июльдә махсус комиссия тарафыннан уракка чыгачак техникаларның әзерлеге тикшереләчәк.