Шушы көннәрдә Зәй районында 11 нче тапкыр “Ялчыгол укулары “ узды. Аны ел саен оештыру, матур бер традициягә әверелде. Конференциядә республиканың җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, дин әһелләре, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар катнашты. Шулай ук Зәй районының үзәк мәчете, Таҗетдин Ялчыгол исемен йөртә. Быел мәчеткә 30 ел тулды. Быелгы укулар нәрсә белән истәлекле булды? Бу турыда Зәйдәге хәбәрчебез Әдилә Борһанова язмасында.
Имәнлебаш авылында конференция кунакларын җыр — моң, чәк-чәк белән каршылыйлар. Быел Таҗетдин Ялчыгол укулары Зәйдә 11 нче тапкыр оештырылды.
Укуларга җыелган дин әһелләре, галимнәр танылган Таҗетдин Ялчыголның каберен зиарат кылдылар. Имәнлебашлар Ялчыгол рухын бүген дә кадерләп саклый.
Быелгы конференция Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчеткә 30 ел тулу белән дә үзенчәлекле булды. Шул уңайдан Зәйдә скверда балалар иҗат коллективлары чыгышы, татар эстрадасы артистлары башкаруында мөнәҗәт тыңланды. Мәчет янәшәсендә урнашкан сквер да Ялчыгол хөрмәтенә булдырылган.
Үзәк мәчет юбилее белән тәбрикләү сүзләрен район башлыгы Разиф Кәримов җиткереп, 300 мең сумлык сертификат тапшырды.
Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов та зәйлеләрне сөенечле вакыйгалар белән тәбрикләп, мәчеткә 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Зәй районы мөхтәсибәтенә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән яңа машина ачкычы тапшырдылар.
Зәй районында милләтара татулыкны һәм бердәмлекне ныгытуга зур өлеш керткәне һәм Диния нәзарәте белән уңышлы хезмәте өчен районы башлыгы Диния нәзарәтенең “Бердәмлек” медале белән бүләкләнде.
Аннан соң конференциядә катнашучылар Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе эшчәнлеге белән таныштылар. Мәгърифәтче эзләре буйлап сәяхәт Куш-Елга авылында дәвам итте. Шәхес тормышында бу җирлек тә зур урын алып торган. Авыл зиратында аның нәсел дәвамчылары җирләнгән. Биредәге “Хәзрәт” чишмәсе дә Ялчыгол нәселе хөрмәтенә булдырылган. Бу эштә Татарстан Рәисе аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров булышлык итә. Аның да Ялчыгол нәселеннән булуы мәгълүм. Укучыларның әһәмиятле чара булуын, оештырылу дәрәҗәсенең югарылыгын республика җитәкчелеге дә билгеләп үтте.
“Ялчыгол укулары” конференциясенең пленар өлеше Куш-елга мәдәният йортында узды. Таҗетдин Ялчыгол исеме белән бәйле чыгышлар яңгырады, тарихи истәлекләр барланды. Ялчыголның иҗаты һаман барлана, аны яшь буынга җиткерү юллары эзләнә.Бай дини мирасны буыннан-буынга тапшыруның никадәр әһәмиятле, мөһим икәнлеген һәркем аңлый.
Таҗетдин Ялчыгол гомеренең соңгы елларында Зәй төбәгендә яшәп, әдәби иҗат һәм тәрҗемә белән шөгыльләнә. Аның һәвәскәр табиб булуы, авыруларны дәвалавы да мәгълүм. Ул үзе яшәгән бар җирдә дин сабаклары укытып, халыкка дини тәрбия бирә.
Татар тарихында күренекле эз калдырган шәхесләребезне, аларның хезмәтләрен искә алу, халыкка җиткерүгә багышланган шундый чаралар арта баруы куанычлы вакыйга. Нәкъ менә Таҗетдин Ялчыгол кебек шәхесләр үз төбәгенә дан китерә дә инде.
Әдилә Борһанова, Максим Майоров, Александр Тимофеев, Татарстан яңалыклары, Зәй районы.