Зәй басу-кырларында урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Район буенча бөртекле культуралар 40 мең гектарга якын мәйданны били. 13 мең гектарда көзге бодай үстерелгән. Туңылҗа авылы янында барган уңыш җыю хакында киләсе язмада.
Алмаз Рәхмәтов икенче елын комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Һөнәре буенча да авыл хуҗалыгы белгечлеген сайлаган. Җәйге ялларын бушка уздырмый – туган ягы кырларында икмәк суктырып, тәҗрибә туплый.
“Зәй” агрофирмасы игенчеләре Туңылҗа авылы янындагы басуда көзге бодай уңышын җыю белән мәшгуль. Биредә уңыш гектарыннан 42 центнерны күрсәтә. Әлеге культура агрофирмада 300гә якын гектар мәйданда үстерелгән. Елның коры килүенә карамастан, барлык технологияләрне үтәп эшләгәндә, яхшы уңышка өметләнәбез, ди игенчеләр.
Уңыш яхшы булгач – берьюлы икешәр комбайн бункерын бушатырга туктый. Суктырылган ашлыкны ташуда да өзеклекләр юк. Район буенча бөртекле культуралар 40 мең гектарга якын мәйданны били. Урып-җыю эшләрен республикада беренчеләрдән булып башлаган зәйлеләр уңыш күләме буенча да алдынгылыкны бирмәс дип ышанабыз.
Курчак уйнатуның бу төрен “Марионеткалар ”дип йөртәләр. Мондый курчаклар күбесенчә биюгә оста. Сөйләү, җырлау шикелле сыйфатлары да юк түгел. Һәр герой Вячеславның үз куллары белән эшләнә.
Арт — Грате театры репертуарында бүгенгә ике әсәр бар. Берсе Леонид Филатовнын “Укчы Федот” һәм рус халык әкияте “Вержки и корешки” исемлеләр. Өченчесенә дә керешергә ниятләгәннәр. Ул Тукаебызның “Кәҗә белән сарык” әкияте булыр, дип торалар. Моңа кадәр театр эшенә алар үз акчаларын гына тоткан булсалар, яңа әсәрләр өстендә эшләгәндә җитәкчеләр ярдәменә дә өмет итәләр.
Иҗади гаилә җәйнең матур вакыйгасы, Казанда узачак “Крутушка” республика бәйгесенә чакыру алган. Хәзер шунда бару турында уйланып репертуарларын һәм курчакларын барлыйлар. Алар өчен бу зур мәктәп һәм тәҗрибә бүлешү чарасы булып тора.