Табигать көйсезлекләре киләсе уңышка комачауламый. Күп кенә хуҗалыкларда язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр. Әлегә җир дымлы, кайбер хуҗалыкларда үсемлекләрне тукландыруда авиациядән файдаланалар. Басуларга ашламаны самолетлардан сиптерәләр.
«Бакырчы » хуҗалыгы игенчеләренә шактый мәйданда бөртек чәчәргә кирәк. Чәчү техникасын кыштан ук үк әзерләгәннәр. Хәзер басуларга минераль ашламалар кертәләр.
Язгы кыр эшләрен авиация ярдәмендә башлап җибәргәннәр. Һава шартларына бәйле рәвештә, әлегә җиргә технита керә алмый, шуңа күрә туфрак өчен кыйммәтле аммиак селитрасын һавадан сиптерәләр.
Тәтеш районында 2 мең тоннага якын сабан культуралары орлыклары эшкәртелгән. Һавада 3 АН-2 самолеты эшли, ә басуларда — 10 «Туман»машинасы. Бөртекле культуралар, кукуруз һәм шикәр чөгендере 55 мең гектардан артык мәйданда чәчелергә тиеш. Табигать көйсезлекләренә карамастан, кыр эшләрен нәтиҗәле башкарып чыгарга өметләнәләр.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Тәтеш районы.