Тиздән барлык чәчү комплектлары, тракторлар, машиналар кырга чыгарга әзер булырга тиеш. Чирмешән районы игенчеләре үз алларына шушы максатны куеп эшлиләр. Кече хуҗалыкларда, зур агрофирмаларда техника көйләүнең соңгы этабы дәвам итә.
Техниканы, чәчкечләрне, машиналарны чәчүгә көйләү элеккедән әллә ни аерылып тормый. Игенчеләргә эшләү шартлары уңайлырак. «Чирмешән-агро» предприятиесендә җылы ангарлар, күәтле заманча тракторлар, запас частьләрне вакытында сатып алу мөмкинлеге бар. Катлаулы шартлардада да бөртеклеләрдән мул уңыш алырга була.
Тәҗрибәле игенче Илшат Гозәеров шушы көннәрдә республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. Тантанадан соң ук эшкә. Техника әзерләүдә һәр деталь мөһим.
Биредә төп техниканы урып-җыюны һәм көзге чәчүне төгәлләүгә үк ремонтлаганнар. Гыйнвар аенда техниканы көйләүне соңгы көннәргә кадәр кичектермәс өчен, яңадан эшкә тотынганнар.
Хуҗалыкта барлык тракторлар һәм комбайннар-яңа, шуңа да капиталь ремонт таләп ителми. Детальләр, мехнаизмнарның төзеклеген кабат тикшерәләр.
Техниканы сыйфатлы итеп әзерләсәң, чәчү дә тиз, сыйфатлы уза. Хуҗалыкта җирләрнең гомуми мәйданы 24 мең гектар. З мең гектарда сабан культураларын чәчәргә ниятлиләр. Басуларга күәтле 12 трактор һәм чәчү комплекслары чыгарга тиеш.
Һава торышына һәм белгечләр фаразларына караганда, чәчү кампаниясе планлаштырылган вакыттан бераз иртәрәк башланыр дип көтелә. Чирмешәндә моңа әзерләр.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.