Алабуга районында язгы кыр эшләре дәвам итә, алдагы чәчү кампаниясенә әзерлек бара. Кырларда ашламалар сиптерүче яңа җайланмалары эшли. Тулырак алдагы язмада.
Алабуга районында басуларны ашлама белән тукландыралар. Алда чәчү чоры, туфрак әзерләргә кирәк. Шуңа күрә эшкә беренче булып нәкъ менә «Туман 2» чыга. Мондый техника, түбән басымлы махсус шиннар ярдәмендә җиргә ябышмыйча, кырга теләсә кайсы трактордан иртәрәк чыга.
Алабуга районында туфрак ярлы, диләр аграрийлар. Ашламалардан башка яхшы уңыш үстереп булмый. Шуңа күрә кыр эшләре өчен 1000 тоннадан артык минераль ашлама тупланган. Язгы кыр эшләренә башка хуҗалыклар да кереште. Биредә үзәннәр инде яшел. Игенчеләр уҗым культураларын тукландыра. Районның өч агрофирмасында 450 гектар күпьеллык үләннәр һәм 400 гектар көзге арыш тукландырылды.
Игенчеләр туфракны әзерли башлауга, ашлама белән тукландыралар, озакламый чәчү башланыр дип көтелә.
Алия Галиуллина, Валентина Васильева, Гөлназ Гайни, Айрат Шәйгалләмов, Татарстан яңалыклары, Алабуга районы.