Язгы көн ел туйдыра дигән борыңгылар. Ә быелгы һава торышы аперль аеннан ук башланып, аңа хас булмаган эсселеге белән эшләрне аеруча кызу тотарга этәрде. Шуңа да, бүгенге көндә күп кенә хуҗалыкларда язгы чәчү төгәлләнде. Әйтик, Актаныш раойнының «Әнәк» агрофирмасында да язгы чәчү төгәлләнде. Хәзер кыр батырлары техникаларны ремонтлый, баш калкыткан уҗымнарны ашлый, урып-җыюга әзерләнә. Актаныштан- безнең чираттагы реопртаж.
Әнәк агрофирмасы басу кырларында эшләр берсе икенчесен алыштырып кына тора. Бүгенге көндә игенчеләр Уҗымнарны тәрбияләү белән мәшгуль. Чәчүлек мәйданнарын тукландыру эшләре башкарыла биредә.Язгы чәчү эшләрендә хуҗалыкта берничә бригада эшләгән. Игенче механизаторлар ел уңышына нигез салуда зур тырышлыкларын куйган. Алар арасында югары күрсәткечләргә ирешкән Марат Хәйретдинов та бар.
Марат Хәйретдинов ике дистә елдан артык әнәк агрофирмасында хезмәт куя. Әтисе һәнәрен үз итеп аны дәвам итүче механизатор ел саен язгы кыр эшләрендә теләп катнаша. Әтиле уллы Солтановлар да 2023 нче елның кыр батырлары. Алдынгы механизаторлар язгы чәчү эшләрен югары күрсәткечләр белән төгәллләгән. Хәзерге вакытта комбайннар ремонтлау белән мәшгуль алар.
Май бәйрәмнәре вакытында күзәтелгән салкыннар вакытында Әнәк ангрофирмасының бөртеклеле культуралар чәчелгән мәйданнарына зыян килмәсә дә, күпеллык үләннәр зыян күргән. Бүгеге көндә терлек азыгы әзерләүдә кыенлыклар бар ди, хуҗалык агрономы Айзат Фазуллин. Әнәк агрофирмасы Игенчеләре бүген шифалы яңгырлар явып, игеннәрнең үсеп китүен көтә.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Салахова, Марат Саррахов. Татарстан яңалыклары. Актаныш районы.