Спас районы игенчеләре язгы чәчүне уңышлы төгәлләде. Һава торышы чәчүне кыска вакытта үткәрергә һәм мул уңышка өметне саклап калырга мөмкинлек бирде. Районның төп аграр берләшмәләрен тәшкил иткән крестьян – фермер хуҗалыклары дәүләт ярдәме программаларыннан файдалана.
Булат Галәветдинов крестьян-фермер хуҗалыгы басулары якты ачык салат төсенә кергән. Уҗымнар уңышлы шытып чыккан. Балачагыннан җирдә эшләп чыныккан егет әтисенең эшен дәвам итә.
Ул Казан аграр университетының Агробиотехнологияләр институтын тәмамлагач, биш ел элек 400 гектар җир ала. Бу хакта без сюжет күрсәткән идек. Хәзер аның бер мең гектардан артык җире бар.
Ашлыкны җирле икмәк кабул итү предприятиесенә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга тапшыралар. Узган корылыклы елда хуҗалыкта бер гектардан 20 центнердан артык уңыш алганнар, район буенча уртача уңыш – 17 центнер булган. Спас игенчеләре бу язда ягулыкка ташламалы бәяләр турында карар кабул иткән өчен Татарстан Президентына янә рәхмәт белдерделәр. Бу үстерелгән продукцияне көндәшлеккә сәләтле итә.
Көнбатыш санкцияләре авыл хуҗалыгы җитештерүенә берничек тә йогынты ясамаган. Барлык орлыклар, ашлама, техника-үзебезнең илнеке.
Бу көннәрдә республика районнарында язгы кыр эшләре тәмамланып килә. Узган елгы корылыктан аермалы буларак, уҗымнар яхшы үсә, язгы яңгырлар да үсемлекләргә яхшы үсәргә мөмкинлек бирде.
Дмитрий Второв, Александр Решеткин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Спас районы.