“Бер дулкында” дип исемләнгән яшьләр форумы узды “Импульс” спорт комплексында. Икенче ел үткәрелүче чарада ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов та катнашты. Форум кысаларында физик затлар өчен грантлар конкурсына җибәрелгән проектларны яклау булды. Буа яшьләре нинди проектлар тәкъдим итте? Киләсе сюжетта карагыз.
Бөек Ватан сугышы китергән афәтләрне, Җиңү көне җиңел бирелмәвен һәм гомумән, тарихны онытмау. Проектын эшләгәндә Эльвина Идиятова әнә шуларны максат итеп куйган. Үз эшен яшь педагог “Хәтер тәгәрмәче” дип атаган. Аның кысаларында авыл мәктәпләрендә белем алучы 5-11нче сыйныф укучыларына музейга сәяхәтләр оештыру күздә тотыла.
Лицей-интернат укытучылары исә “Мәктәп медиаүзәген булдыру” проектын якладылар. Ул 4 елга исәпләнгән. Төп максат итеп укучыларга аралашу даирәсе булдыру, шәхесен социальләштерү алынган. Мәктәп медиа юнәлешендә бүгеннән актив эш алып бара.
Безнең мәктәптә кызыксынган балалар, бу юнәлештә эшләүче балалар күп. Һәм без шулай ук бик күп конкурсларда катнашып призлы урыннар яулыйбыз. Һәм шуңа күрә бу эшне үзебезнең мәктәбебездә дәвам итәсебез килде.
Форумда алты проект тәкъдим ителде. ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановаларның һәркайсы игътибарга лаеклы һәм кызыклы булуын билгеләп үтте. Форумның асылы әзер материал яклауда гына түгел, монда иң мөһиме – яңа фикер, идея, инициатива булу.
“Иң яхшы” дип табылган өч проект гамәлгә ашырылу хокукына ия булды.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары