«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында, Татарстанда 37 клубка капипталь ремонт ясау һәм 17 яңа клуб төзү планнаштырылган иде. Аларның күбесе сафта һәм халыкка хезмәт итә. Зур театр биналары белән беррәттән республиика авылларында җыйнак кына күпфункцияле үзәкләр дә ачылды. Хәбәрчебез Мөршидә Җиһан Яшел Үзән районының Уразлы авылындагы нәкъ шуның үзәкне ачуда катнашты.
Кунакчыл бездә халык. Нинди генә чара үткәрергә җыенмасын башта казан аса. Хәтта яңгыр да комачауламый. Уразлы халкы яңа клуб ачуны бәйрәм итәргә җыена. Уразлыда мәчетнең клуб булып кулланылганын хәтерләүчеләр дә шактый әле. Шатлана-куана бәйрәм күрергә беренече булып нәкъ менә алар өлкән буын килгән.
Мондый чараларда рәхмәт сүзе еш яңгырый. Яшел үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев җирле авыл башлыгына күпфункцияле үзәкнең символик ачкычын тапшыргач та авылның хезмәт ветераннары Суфия Шәйхетдинова һәм Мәүлия Мөхәммәтҗанованы ТАССРның 100 еллык медальләре белән бүләкләде.
Мәдәният үзәгендә “өй туе” уздыручылар шатлыгын уртаклашырга Татарстан республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов кайткан иде. Ул күпфункцияле үзәккә җиһазлар алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Күпфункцияле булуның хикмәте шунда биредә китапханә дә урнашкан. Аның мөдире Лилия Шәйхетдинова инде картотекалар да төзи башларган. Китап киштәләре дә шактый бай күренә. Моны якташларын котларга кайткан Лия Заһидуллина да искәртте.
Күпфункцияле үзәккә Лия ханым истәлекле бүләк тә тапшырды. Аның әнисе исемен йөрткән чишмә суына халык яратып йөри. Янәшәдә генә өч ай эчендә калкып чыккан үзәк тә Уразлы һәм тирә як авылларның яраткан мәдәни үзәге булыр дип төзелгән.
Мәдәният үзәге ачылу Халыкара тынычлык көненә туры килгән. Шуңа да тынычлык кошлары — күгәрченнәр очыру да әлеге клубта берсеннән- берсе матур чаралар үткәрергә канат куйды ди клуб мөдире Тәскирә Фәйзуллина. Әлегә өр- яңа сәхнә түрендә канатланып Татрстанның җыр-һәм бию ансамбле чыгыш ясады.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.