Яшел Үзән районының Бәчек авылында шушы көннәрдә истәлекле чара үтте. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачылды. Күптән көтелгән, чын мәгънәсендә Хәтер бәйрәме төсмере алган чарада хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да катнашты.
Җәй фасылы белән бәйле мәшакатьләрен өйдә калдырып халык һәйкәл ачылу тантанасына килә. Чыр-чу килеп уйнаган бала-чагалар да бәйрәм көтә.
Туган авылында үткәрелгән истәлекле чараны Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров башлап җибәрде. Шулай ук тантаналы чараны күрергә дип чит төбәкләрдән махсус кайтучылар да булды.
Бәчек авылыннан йөздән артык кеше Бөек Ватан сугышына китә. Аның яртысыннан артыгы яу кырында ятып кала.
Әлеге һәйкәл үзсалым акчасыннан тыш хәйрияче Равил Гарипов ярдәме белән төзелде дип искәртте авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. Иман йорты белән янәшә булуының да мәгънәсе бар. Тыныч тормыш бүләк итүче әрвахларга Бәчек халкы һәрвакыт догада. Дәһшәтле сугыш чоры бик еракта калса да, аның кайтавазы мәңгелек.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.
Яшел Үзән районының Бәчек авылыннан әзерләнгән махсус репортажны тулысынча иртәгә 4 июль көнне “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруында карый аласыз