Яше Үзән районының Олы Шырдан авылында “тимерат”ка һәйкәл ачылды — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Авыл

Яше Үзән районының Олы Шырдан авылында “тимерат”ка һәйкәл ачылды

08.10.2020

    Тракторга һәйкәл куелганы юк иде әле Татарстан  авылларында. Данлыклы Каюм Насыйриның туган төбәге  Яше Үзән районының  Олы Шырдан авылында  шушы көннәрдә “тимерат”ка һәйкәл ачылды.  Ярты гасыр дәвамында әлеге “тимер ат” Шырдан кырларында иген иккән. Гадәти булмаган һәйкәл  Татарстанның атказанган механизаторы тракторның  хуҗасы, гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган фидакарь шәхес Искәндәр Закиров ның якты истәлегенә багышлана.  Шуңа да ул Искәндәр Шакир улының туган йорты каршында урнаштырылды.  Әлеге эшне Ислам Закиров башлап җибәрә һәм  барлык туган-тумачыса белән чынга ашыра.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, ярты гасырлык юбилеен билгеләп узучы трактор әле дә эшли. Һәйкәл ачу тантанасында ул эшләп торды. Бәйрәмгә килгән Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев: “Бүген үк кырга чыгып эшләргә була” дип шаяртты.
Яшел Үзән районы җитәкчесе  Михаил Афанасьев: «Исламга да 50 яшь, тракторга да. Бу балалар өчен менә дигән үрнәк. Безнең өчен бу бик мөһим.»
Бәйрәмгә килгән аксакаллар Искәндәр абыйны кыю йөрәкле кеше иде дип искә алды.
Тарих битләренә күз салсак, утыз ел дәвамында, өч зур трактор төзү заводы: Сталинград, Харьков һәм Алтай конвейерларыннан ДТ-54 гомуми кулланылыштагы куәтле чылбырлы трактор чыга. Аны авыл хуҗалыгы культураларын культивацияләүдә, сөрүдә, урып-җыюда, чәчудә, җир эшкәрту hәм планлаштыруда файдаланганнар. Барлык техник характеристикалар буенча ДТ-54нең моңа кадәр чыккан тракторларга караганда өстенлекләре күбрәк. Аның йөрүе, сыйфаты, озын гомерле булуы, бәясе һәм башка характеристикалары 1950-1970 еллардагы авыл хуҗалыгы җитештерүе таләпләренә җавап бирә. Бу модельнең популярлыгы турында илнең төрле почмакларында урнашкан ДТ-54 һәйкәлләре сөйли. Постаментта бу тракторны төрле авылларда: Рощино (Хабаровск крае), Җиңү (Омск өлкәсе), Половинное (Курган өлкәсе), Акмурун (Башкортстан), Татарстанның Чистай шәһәрендә, Саратов өлкәсенең «Декабрист» совхозында күрергә мөмкин.  Ә хәзер менә Олы Шырдан авылында да шундый тере һәйкәл урын алды. Ни өчен тере? Чөнки һәйкәл янына куар-код урнаштырылды. Мондый җайланма ярдәмендә атаклы трактор һәм аның хуҗасы, шулай ук Закировлар нәселе турында документаль фильм белән дә танышырга мөмкин.
     Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпеллык намуслы хезмәте өчен Яшел Үзән районының чал чәчле механизаторлары район җитәкчесе һәм Ислам Искәндәр улы кулыннан мактау кәгазъләре һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Һәйкәл ачу тантанасында район артистлары, шулай ук Казаннан кайткан артистлар да катнашты. Аларның шаян, моңлы җырлары кайнар алкышларга күмелде. Бәйрәм чрасына Олы Шырданның уңган механизаторлары, колхозда ирләрдән дә ким эшләмәгән ак яулыклы апалар, яшьләр дә килгән иде. Күрше авыл, районнардан да җитәкчеләр, Казанда озак еллар авыл хуҗалыгы белгечләре тәрбияләгән педагог-профессорлар да, шулай ук тракторчылар катнашты.Бәйрәм кунаклары кичәнең герое Ислам Закировның уңай якларын гына санап уздылар.
Тантанада яңгыраган җылы сүзләр узган гасырның 70 нче елларында Олы Шырдан авылы кырларында тир түгеп, авыр табигать шартларында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләгән, бүгенге көндә фаный дөньядан ахирәткә күчкән барлык механизаторларга, тракторчыларга, комбайнчыларга мәдхия булып яңгырады, рухларына дога булып ирешсен иде. Бәйрәмннән соң кунаклар чәй табыны янына җыелды. Мул табын янында авыл агайлары  колхозда узган яшьлекләрен искә төшерде. Һәйкәл, көзге мул уңыш арбасы янында фотоларга төштеләр. Яшьләр исә трактор янында бөтерелде, көн саен табын түрендә торучы икмәкнең нинди юллар аша җитештерелүен күңелләренә сеңдерделәр булса кирәк.
  Идел Кыямов, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары .

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Киләсе якшәмбедә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме

Киләсе якшәмбедә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме

Яңалыклар (6.10.20)

Яңалыклар (9.10.20)

Хәерле көн, Татарстан! (1.10.20)

Хәерле көн, Татарстан! (9.10.20)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+