Зур Фролово, Кыят, Алших авылларында яшәүчехатын-кызлар махсус операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән тактиль носилкалар тегә башладылар. Беррәттән оекбашлар да бәйлиләр. Әлеге хәйрия эшләрен Зур Фролово авылындагы чиркәү хезмәткәре Ольга Шевелева оештыра. Хәйрия склады базасында ашыгыч ачылган тегү цехында хәбәрчебез дә булып кайтты.\
Валентина Гончарова үткәнендә китапханәче, соңгы ике елда хәйрия складында эшләгән. Хәзер яңа һөнәр үзләштерә – махсус операциядә катнашучыларга оекбашлар бәйли һәм носилкалар тегә. Заманында ул үзе дә гаиләсе белән Донецкта яшәгән. Ире Украинадан. Бүген анда туганнары яши. Шуда күрә анда тынычлык урнаштыруда булышучыларга ярдәм итүне хатын намус эше дип саный.
Ә алгы сызыктагылар өчен носилкалар кирәклеген Ольга Шевелевага Симферепольда яшәүче Дмитрий атакай хәбәр итә. Хатын аның үлчәмнәрен өйрәнә, аннары камуфляж тукыма һәм ике яктан тоткычлар өчен каешлар табыштыруга керешә. Ә аларны сатып алуга финанс ярдәме санаулы көннәрдә җыела.
Әзер әйберләрне ике атнадан Казанга төяп җибәрәчәкләр. Бу вакыт эчендә йөздән күбрәк носилка тегеп һәм 200ләп оекбаш бәйләп өлгертергә ниятлиләр. Хатын-кызлар хәйрия эшен киләчәктә дә дәвам итмәкчеләр. Кирәкикән, башка әйберләрдәҗитештерергәәзерләр.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.