Узган елда республика фермерлары 11 миллиард сумлык продукция җитештерде. Ит, сөт, сырга авыл җирендә дә, читтә дә ихтыяҗ зур. Республика президентының авылга ярдәм итү буенча программаларыннан башка крестьян-фермер хуҗалыклары мондый уңышларга ирешә алмаслар иде. Чирмешән районыннан Якимовлар гаиләсе дә үз бизнесларын уңышлы оештырган.
Якимовлар гаиләсендә барлык эшләрне дә бүлмичә, бергәләп эшлиләр. Бу буыннан-буынга күчкән традиция. Кечкенә хуҗалыкта сыерлар, дуңгызлар, атлар асраудан башлаганнар. Аларга тәрбиягә алган балалары да ярдәм иткән.
Башкача эшли алмыйм. Туганнан бирле эшләргә күнеккән.Күңел биреп эшләсәң, уңышлар да була. Иң мөһиме- эшне яратырга кирәк.
Якимовларның 117 гектар җире, йөз баштан артык мөгезле эре терлекләре бар. Шуларның 35е савым сыерлары. Кредитлар түләнгән, ә «яңа эш башлаучы фермер» республика программасы ярдәмендә заманча ферма төзегәннәр.
Сөтчелек һәрвакыт отышлы булды. Сөткә бәя дә бераз артты. Без әле сөткә субсидия дә бирелер дип көтәбез.
Гаилә башлыгы Степан-оста умартачы да. Үз умарталыгы бар. Анда да эшен җайлап җибәргән.
Җирләрне гербицидлар белән эшкәрткәндә алдан кисәтеп куялар, барлык кагыйдәләр дә төгәл үтәлә. Бернинди каршылык та юк.
Якимовлар гаиләсендә балаларын да яшьтән эш сөяргә, һөнәр нечкәлекләренә өйрәтәләр. Традицияләр буыннан-буынга күчәргә тиеш, дип саныйлар.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.