Татарстан буйлап Сабантуйлар гөрли. Быел барысы да бергә туры килде; Россия бердәмлеге көне бәйрәме, Сабантуйлар, “Бердәмлек” паркында күңелле ял итү. 2021 елгы Сабантуй — Хезмәт бәйрәмен Буа районы Яңа Тинчәле авыл хужалыгы тармагындагы матур эшләре белән каршыладылар. Язгы чәчү, кыр эшләрен кыска вакыт аралыгында башкарып чыктылар. Борынгыдан ук безнең ватаныбызда игенче хезмәтен башка һөнәрләргә караганда күбрәк хөрмәт иткәннәр. Әти-әниләребез безгә балачактан бу хезмэткә карата ихтирам хисе тәрбияли белгәннәр, аның әһәмиятен җиткерә алганнар. Шуңа күрә дә Сабантуй иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсенә әверелде. Безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов үзенең туган авылы Сабантуй бәйрәмендә катнашып кайтты. Тулырак алдагы язмада.
Чыннан да быелгы Сабантуй бәйрәме елдагыдан тагын да куркәмрәк, күренешләргэ бай булуы белән истә калырлык кебек. Өстәвенә, ике ел көттек бит без бәйрәмне! Табигать исә үзенең кояшлы көне белән теләктәшлек итте. Инде иртәнге якта ук, бәйрәм узасы төп мәйданга Яңа Тинчәленең барча халкы жыелып, тамаша кылырга ашыкты. Буа районының барча авылларыннан кунаклар, тирә як калалардан җыелган милләттәшләребез дә бәйрәм рухын арттырдылар.
Сабан туе узенең күңеллелеге, кунакчыллыгы, мавыктыргыч ярышлары һәм кызу көрәш дәрте белән күңелләребезне дулкынландыра, мәйдан тирәсенә барлык яшьтәге төрле милләт һәм дин вәкилләрен җыя. Сабантуй барлык туганнарны берләштерә, бу бәйрәмгә иң якын һәм хөрмәтле кунаклар чакырыла. Инде игенче-механизаторлар жир куенына салган алтын бөртекләрдән мул уңыш алырга бөтен мөмкинлекләребез дә бар.
Сабан туе — алдынгылар, кыюлар, көчле рухлылар бәйрәме! Монда үзеңне сынап карарга да, төрле ярышларда катнашып, күңел ачып, хәтта бүләкләр отып калырга да мөмкин. Кемдер мәйданда көч сынаша, төрле уеннарда катнаша: капчык киеп йөгерү, баганага менү, йомырка салган кашыкны авызга кабып йөгерү, сулы чиләк-көянтәләр белән узышу дисеңме… Оттырсаң да, катнашудан күңелләр күтәрелә.
Әйе, Сабантуй бер үк вакытта борынгы да, шул ук вакытта мәңге яшь тә бәйрәм. Анда гасырларның рухы, татарларның йөзе һәм тарихы чагыла. Әлеге бәйрәм милли традицияләребез саклануының ачык үрнәге һәм халкыбыз бердәмлегенең символы булып тора.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов, Кадрия Мерсиапова Татарстан яңалыклары.