Татарстанның ерак авылларында яшәүчеләргә дә Covid-19дан вакцина ясый башладылар. Спас районында яшәүчеләр беренчеләрдән булып прививка ясатырга керештеләр. Башта алар мобиль поликлиникада диспансерлаштыру узалар. Ә прививканы җирле фельдшер-акушерлек пунктында ясаталар.
Вакцина ясаганчы, һәр кешене табиблар тикшерә. Рамил Мингалиев — хакимият хезмәткәре. Прививканың кирәклеген үз үрнәгендә күрсәтергә булган.
Бурак авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев: «Без район үзәгеннән иң еракта урнашкан авыл җирлекләренең берсе. Мобиль поликлиниканың килүе дә бик кирәкле эш. Авыл кешеләрен квалификацияле табиблар карый.»
Пенсионер Нина Грабенкова да аның үрнәгенә ияргән. Инде олыгаеп барса да, үзеңне куркыныч авырудан сакларга кирәк, дип саный.
Нина Грабенкова: «Быел Спас районында «Спутник-V» вакцинасының беренче дозасынан инде 140 кеше прививка ясаткан. Бу атнада тагын 150 кешегә прививка ясарга планлаштыралар.»
Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин: «Бер генә кеше авырып китсә дә, тулы бер предприятиене ябарга мөмкин. Болар барысы да район икътисадына кире йогынты ясый. Менә апрель аенда, карантинда утырдык. Шуңа күрә привика ясату бик мөһим. Йөз процент прививка ясасак, тыныч кына яшәп, эшләп булыр иде.»
Спас районы — мобиль поликлиника эшли башлаган беренче районнарның берсе. Күмәк иммунитет булдыру өчен мөмкин кадәр күбрәк кеәегә прививка ясатырга җыеналар. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан булышалар.
Республика клиник хастаханәсебаш табибы урынбасары Айдар Баһаветдинов: «Башта кешеләр диспансерлаштыру уза. Һәркемне йөрәк, эчке биз авырулары белгечләре, невролог, терапевт җентекләп тикшерә, шуннан соң вакцинация үткәрелә. Вакцинация ясауның югары нәтиҗәлелегенә, куркынычсызлыгына ирешелә.»
Мобиль поликлиника районда биш атна булачак. Аннары Аксубай районына юл тота. Мобиль поликлиника ярдәмендә республиканың ун районында халыкка вакцина ясауны күздә тоталар.
Ралина Абрамова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары, Спас районы.