Татарстанның Әлки районы Сиктермә авылында булып узган «Уяв» республика бәйрәмендә Россиянең 80 нән артык фольклор коллективлары чыгыш ясады. Бәйрәм театральләштерелгән пролог белән башланып китте. Ул «Уяв» бәйрәмен үткәрү өчен фатиха сорап мөрәҗәгать итү ритуалын, гаилә-көнкүреш һәм календарь йолаларының театральләштерелгән өзекләрен үз эченә алды. Бәйрәмнең рәсми өлешендә иң төп кунак Марат Готыф улы Әхмәтов чыгыш ясады. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татарстан Республиксы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп әлеге бәйрәмне чуашларның гына түгел, Татарстанның барлык халыкларының дуслык чыганагы дип атады.
Уяв — халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре бәйрәме, аның нигезендә яшьләр уеннары һәм әйлән-бәйлән ята. Кагыйдә буларак, алар беренче шытымнар барлыкка килү белән башланып, печән чабу чоры башлану белән тәмамлана. Башта «уяв» сүзе традицион гореф-гадәтләрне үтәү булса, соңрак теләсә кайсы бәйрәмне, теләсә кайсы йола тантанасын шулай атый башлаганнар. Уявны үткәрү вакыты төрле этнографик һәм территориаль төркемнәрдә төрлечә билгеләнә. Гадәттә көндезге һәм төнге уявлар уздырыла.
Уяв Чуваш халкының бай мәдәни һәм рухи мирасы белән таныштыру өчен бик җайлы форсат. Мәйданда традицион чигү үрнәкләре һәм күпсанлы орнаментлар белән бизәлгән интерактив мәйданчыклар эшләде. Моннан тыш Бәйрәмдә күпсанлы сәхнә мәйданчыклары үзләренең тамашачыларын шатландырды. Аларның берсендә традицион рәвештә гармунчылар конкурсы узды. Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен балалар мәйданчыгы оештырылды. Билбаулы көрәш тә үзенең мәйданында җанлы итеп оештырылды, кылгага менү, күл көрәштерү-армреслинг, ат чабышларының да үз тамашачылары булды. Иң күркәме «Уяв пике» («Чуаш чибәре») конкурсы оештырылды.Җиңүчеләр үз бүләкләрен алды. Әйе, тамырларыңны, тарихыңны бел. Уяв бәйрәме нигезендә гореф-гадәт, үткәнне бүгенге белән тоташтыручы рухи мирас ята.