Кайчандыр туган авылларын ташлап киткән кешеләрдән, хәзер инде авыллар бетә дип моң-зар ишетүләр ешайды. Шул ук вакытта читтә яшәсәләр дә. авылларның киләчәге өчен борчылып, хәлдән килгәнчә ярдәм итүчеләр дә байтак.
Иш янына-куш дигәндәй, илкүләм проектлар, республика программалары, үзара салым акчасына башкарыла торган эшләргә шушы ярдәм дә өстәлгәч, авылларның яңарышына өмет арта.
Табигатьнең гүзәл җирендә – бар ягын да урман чолгап алган Утыз Имән авылының өч гасырлык тарихы бар. Узган гасырның 60нчы, 80нче елларында шаулап-гөрләп торган. Җирле колхозның зур маллар, куян, тавык фермаларына, яшелчә, алмагач бакчаларына кадәр булган. 70 нче елларда Чаллыда, Түбән Камада башланган гигант төзелешләр, яшьләрне, хәтта өлкәнрәк кешеләрне дә үзләренә тарткан. Еллар узу белән авылда йортлар, кешеләр кимесә дә, тормыш тукталмый.
Күпер буенда урнашкан Чәчәкле алан – авылдашларның да, кунакларның да яраткан ял итү урыны. Аны бергәләшеп-төзекләндереп торалар. Зияратларны бергәләп төзекләндерәләр. Өмә ясап, урамнарга таш җәйгәннәр. Читтә яшәүче якташлар да булыша.
Авыл үзәгеннән зур трассага тоташкан биш чакрым озынлыктагы асфалт юл шактый таушалган, чокырлар барлыкка килгән. Якын арада юлга яңа асфальт җәю дәүләт программасына кергән. Авылда кешеләр кимесә дә, ул үз эченә бикләнеп калмас, киләчәге өметле булыр дигән ышаныч бар.
Фәнис Мөхәммәтов, Ирек Хәмидуллин, Илсур Вәлиуллин, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.