Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә утын кайтару эше дәвам итә. Актаныш районында әлеге эшкә коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Иҗат төркемебез алар янында булып, эшләрнең барышы белән танышып кайтты.
Мобилизацияләнгән егетәрнең гаиләләренә атап утын кисү эшләре районда зур оешканлык белән бара. Әлеге эшкә Коммунсервис унитар предприятиесе хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Бу эшкә зур теләк белән кушылдык ди Ришат Мәхмутов. Утын әзерләү башланганнан алып биредә ул. Эш кораллары бар, ягулык майлау материаллары белән тоткарлыклар юк ди.
Хезмәттәшенең сүзләрен Вәсим Галиев та куәтли. Камаз машинасы йөртүчесе мөмкинлектән чыгып ярдәм итәргә тырыша. Мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләренә утын илтүдә катнаша.
Ихтыяҗы булганнарның исемлеге тулыланып тора. Якын арада барлык гаиләләрне дә утынлы итүне максат итә район җитәкчелеге.
Алия Галиуллина, Регина Салахова, Марат Сарррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.