Буа районының “Авангард” хуҗалыгында көзге бодай суктыралар. Эссе коры һава торышы уҗымнарны тиз өлгертте. Үстерелгән уңышәы түкми-чәчми югалтуларсыз җыеп алу көнүзәк бурыч.
Уракка 19 комбайнны әзерләгәннәр. Көзге бодай суктыралар.Агрофирмада уҗым культуралары барлыгы 6550 гектарда игелә.
Быел саламнар да кыска. Техниканы алдан яхшы итеп әзерләгәннәр, ягулык-майлауга да кытлык юк. Көйләнгән
Баш агроном Хәмит Гыйматдинов үз тәҗрибәсендә мондый коры елны хәтерләми. Яздан бирле бер тамчы яңгыр яумаган басулар да бар.
Ә соңгы яңгырлардан соң сабан культуралары, шикәр чөгендере, кукуруз. Үләннәр берникадәр күтәрелеп киткән. Алардан мул уңыш җыеп алу өмете бар әле. Бер үк вакытта борчакны да суктыралар. Аны алдан теземнәргә салып та, турыдан-туры да суктырып җыялар. Һәр гектардан уртача 25 центнер тирәсе уңыш җыеп алырга өметләнәләр.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары, Буа районы.