Нурлат районының Иске Әмзә авылыннан Шәйдуллиннар үз эшләрен 7 сыердан башлаганнар, хәзер эре терлек саны 400 башка җитә. Хуҗалыкны алып бару кыен, әмма зур теләк һәм тырышлык булганда мөмкин, ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы. Аларның киләчәккә нинди планнар белән яшәгәнен безнең корреспондентларыбыз белеп кайтты.
Алмаз һәм Флюра Шәйдуллиннар үз хуҗалыкларын 10 ел элек оештырып . Иске корылмалар сатып алып һәм шул вакыттан бирле елдан-ел хуҗалыкны киңәйтәләр, терлекләрне асрау шартларын яхшырталар. 2018 елда 7 миллион сумнан артык грант оттып, барлык акчаны авыл хуҗалыгы ихтыяҗларына юнәлтә алар. Бүгенге көндә фермада терлекләр саны 400гә җитә.
Терлекне карарга һәм хуҗалык эшләрен алып барырга 10 эшче ярдәм итә. Җәйге чорда аларның саны 20гә җитә. Илмир Гарифуллин монда күптәннән эшли. Төрле вазифа башкара, барысыннан да канәгать, ди ул.
Шәйдуллиннар ирешкәннәрендә тукталып тормыйлар, фермада эш һәрвакыт кайнап тора. Ел саен нәрсәдер төзергә тырышалар. Якын арада кышкы чорда терлекләрне асрау һәм ашату өчен бинаны ремонтлауны тәмамларга планлаштыралар.
Хуҗалыкны алып баруда кыенлыклар белән дә очрашырга туры килә. Быел корылык аркасында азык әзерләү белән проблемалар булган. Сөт бәяләре төшү сәбәпле, җәй көне минуска эшләргә туры килгән. Хәзер эшләр җайланып килә. Барысын да җиңәргә була, моның өчен зур теләк һәм иренмичә эшләү мөһим, ди Алмаз Шәйдуллин.
Айгөл Сергеева, Ләлә Зәйнуллина Ильшат Махмутов, Татрастан яңалыклары, Нурлат районы.