Спас районыннан Столяровлар гаиләсе тарихы — күпләргә зур үрнәк. Алар дәүләт ярдәме белән үз эшләрен башлап җибәрә. Ай-ти индустриядә уңышлы эшләгән улы, гаилә проектына ярдәм итү өчен, Казаннан авылга кайткан.
Николай Столяров чирек гасыр ветеринария табибы булып эшләгән, шуңа күрә терлекчелекнең нечкәлекләрен ишетеп түгел, күреп белә. Үзен зур булмаган аграр бизнес өлкәсендә сынап карарга булган. “Агростартап” программасында катнашу өчен җир, трактор, биналар сатып алган.
Узган елның ноябрендә җиһазландырылган фермага 50 үгез китергәннәр. Аларны симертергә, аннары итен сатарга ниятлиләр. Шулай ук терлекләрнең яңа партиясе сатып алыначак. Бүген фермер барлык шартларны да тудырган. Аерым боксларда — техника, печән һәм фураж.
Николайның улы Георгий бөтенләй көтелмәгән карар кылган. Веб-дизайн буенча ай-ти өлкәсендә уңышлы эшләп килүенә карамасатан, әтисенә ярдәм итәргә дип авылга кайткан. Гәрчә параллель рәвештә сайтлар белән дә шөгыльләнергә мөмкин — авылда интернет бар. Әмма иң мөһиме — фермерлык эшен аякка бастырырга.
Ни өчен соң сөт терлекчелеге түгел — беренче сорауларның берсе. Бер караганда бу отышлырак кебек тоела. Николай Столяров мондый юнәлешне дә алга таба үстерүләрен күз уңында тота.
Терлекләрне кышлатуга яхшы әзерләнгәннәр. Җәйгә таба фермерлар беренче продукцияне алырга һәм сатарга исәп тота. Ә шикләнүчеләргә озак уйлап тормаска һәм дәүләт ярдәме программаларыннан файдаланырга киңәш итәләр.
Дмитрий Второв, Ренат Сәхибгәрәев, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Спас районы.