Тәтеш районында мөгезле эре терлекләрне кышлатуга күчерәләр. «Бакырчы» хуҗалыгында кыр эшләре дә уңышлы бара, терлекчелек тә күз уңында. Быелгы кышлатуда кайбер яңалыклар да көтелә. Тулырак киләсе репортажда.
«Бакырчы» хуҗалыгында быелгы коры һава шартларында да һәр гектардан 35әр центнер ашлык җыеп алганнар. Игеннәрне яфрактан тукландыру, баша алдынгы технологияләрне вакытында куллану уңай нәтиҗәләрен биргән.
Тагын бер яңалык – заманча азык үзәге. Аны бер айдан эшләтә башлыйлар. Малларның туклануына катнаш азык билгеле микьдарда кертелә. Бу азыкны әзерләү белән компьютер идарә итә.
Хуҗалыкта 1200 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 350 се-савым сыерлары. Күптән түгел Даниядән токымлы 150 сыер алып кайтканнар. Сөтчелек тармагы югары продуктлы булырга тиеш.
Бер шартлы терлеккә 47 берәмлек азык әзерләнгән. Бу нормадан ике тапкырга күбрәк. Кышка азык җитәрлек. Киләсе җәйгә биредә тагын бер сыерлар каралтысы төзелә, аны үз көчләре белән төзергә исәпли. Әлегә кукурузны бөртеккә һәм шикәр чөгендерен җыеп бетерәсе бар. Бу культураларның уңышы да мул.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Тәтеш районы.