Хәзер Кычытканлылырның үз ял итү урыны бар. Авылда » Тынычлык » паркы ачылды. Бу көн сала халкы, биредә туып, махсус шул чарада кайткан кычытканлылар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Җаваплы миссия — ал тасманы кисү Дамир Ишкинеев. подрядчы оешма җитәкчсе Илнур Салахов һәм авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабировка тапшырылды. Күңелле вакыйга мизгелләре алдагы сюжетта.
Брусчатка түшәлгән юллар , балалар өчен уен мәйданчыгы,, кече архитектур формалар,трена ерлар,- чарада катнашучылар йөзендә канәгат лек. Чыгышы белән шул авылдан булган , бүген Казанда яшәүче Кадрия Гайнетдинова территориядәге үзгәрешләрне авылның матур киләчәгенә ишарә буларак кабул итә.
Парк төзелешен Илнур Сәлахов җитәкләгән оешма башкарган. Шушы авылдан чыккан Илнур Рәфыйкович — әлеге объектның төп иганәчесе дә
Зур эшкә хәер- фатиханы авыл имамы Сөләйман Мотаһиров бирде. Район башлыгы да соңгы елларда авылның даими үсештә булуын хуплады
Подрядчы оешма вәкилләренә — рәхмәт хатлары. Беренче чиратта авылның чын патриоты Илнур Салаховка.
Сәхнәдән чыгыш ясаган кычытканлылар да киләчәктә паркның буш тормаячагына ышаныч белдерде.
Соңгы елларда Кычытканлыда позитив үзгәрешәләр байтак. Аларның шактые шушы төбәктән чыккан иганәчеләр ярдәме белән башкарылган
“Тынычлык “ паркында 3 миллион 20 мең сумлык эш башкарылган. Шуның ике миллионнан артыгы федерал грант исәбенә . Калган чыгымнарны Илнур Салахов күтәргән.
Резеда Гиняева, Ләлә Зәйнуллина. Илшат Мәхмүтов . Татарстан яңалыклары өчен Нурлат районыннан.