Яшьләр паркында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Туканый тууына 137 ел тулуга багышланган традицион шигърият бәйрәме узды.
Иллегә якын кеше – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар, укытучылар, җирле шагыйрьләр сәхнәгә күтәрелеп, Тукай әсәрләрен, аңа багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Еладан-ел таныла баручы әлеге конкурска балалардан барлыгы 300гә якын гариза керде. Үзәк китапханәдә узган сайлап алу турыннан соң 100гә якыны җиңүче дип табылды, – ди район үзәк китапханәсе директоры урынбасары Дилбәр Ситдыйкова.
Аларга бөек шагыйрь туган көндә муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Китапханәдә әлеге бәйрәмгә багышлап рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать конкурсы да үткәрелә. Анда да балалар актив булганнар – барлыгы иллеләп эш кабул ителгән, җиңүчеләр билгеләнгән.
Әлеге бәйрәм, әлбәттә инде, Тукай шигыренә язылган “Туган тел” җырыннан башка узмый. Быел аны “Аленушка” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Ләйлә Кадыйрова үзенең шәкерте Ислам Гайнетдинов башкрды. Аларга бәйрәмдә катнашучылар hәм тамашачылар бердәм булып кушылды.
Ания Гыйбадуллина, Әлфия Шәрәфетдинова, Татарстан яңалыклары, Буа районы.