Әтисе юлыннан, сайлаган һөнәренә тугры калып, бүген дә хезмәттәшләре арасында алдынгы рәтләрдә баручы механизатор ул. Быел инде ул утыз бишенче тапкыр уракта. Сүзебез “Авангард” агрофирмасы комбайнчысы Фирзәр Хаттапов турында. Гомер буе кыр корабы иярләгән авыл хезмәтчәне белән хәбәрчебез аралашып кайтты.
Мәктәп яшеннән җәйге ялларын кырда үткәрүче егетнең, үсеп буй җиткәч тә, тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйлисенә беркем дә шикләнмәгән. Әтисе дә гомере буе комбайнчы булып эшләгән. Баштарак ярдәмче булып йөргән Фирзәр абый механизаторлар династиясен дәвам итеп, кыр корабын иярли.
Шул гомердән бирле кыр эшләреннән бер дә читтә калмый, алдынгылар рәтеннән төшми механизатор. Барлап карасаң, утыз биш ел гомере кыр корабы штурвалы артында үткән. Ул еллар дәверендә ничә техника алышынган.
Ә “Нью-Холланд” комбайнына Фирзәр абый 11 ел элек утыра. Тимер атында барлык уңайлыклар да бар, идарә итәсе дә җиңел. Эшләү дәверендә бер тапкыр да сынатканы юк.
Алдынгы механизаторның җиңүләре дә бихисап. Уракта иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп, берничә тапкыр акчалата премияләргә лаек була ул. Фирзәр Хаттапов хакында хуҗалыкта да гел мактап кына телгә алалар.
Әлегә тимер атыннан төшергә исәбе булмаса да, Фирзәр абый быел ярдәмче алган. Урып-җыю белән бергә яшь егетне эшкә өйрәтергә дә өлгерә.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.