Балтачта тракторлар тамашасын инде берничә ел үткәрәләр. Оештыручылар чәчү һәм урып-җыю эшләрендә хезмәт куйган тракторчыларга үз осталыкларын арттырырга яхшы мөмкинлек булуына ышана.
Һәр катнашучыга тракторны мөмкин кадәр тиз арада куып барып җитеп йөкне алырга, дистанцияне узарга. Әлеге узыштан соң «Арбор» хуҗалыгыннан Фәннур Гаязетдинов — хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Гүзәл Габидуллина бу юлы район ярышларында катнашмады. Чөнки ул күп төрле тракторлар буенча республика авыл уеннарында берничә тапкыр җиңүче булып танылды, Курск һәм Төмәндә ике тапкыр бөтенроссия чемпионы исемен алды. «Беларусь»дагы автолединың мастер-классы беркемне дә битараф калдырмады. Нәтиҗә бер минут 55 секунд.
Һөнәре буенча Гүзәл бухгалтер, шуның өстенә волейбол, чаңгы белән актив шөгыльләнергә һәм кечкенә балаларын сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтә. Трактор ярышларыннан соң, ат чабышлары дәвам итте. Балтач, Кукмара, Арча районнары хуҗалыклары, шулай ук күрше Марий-Эл хуҗалыклары вәкилләре тизлекләрен, җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәтте.
Балтачлыларның — атларга мәхәббәте аеруча кцчле. Шуңа күрә монда аларны аерым карыйлар, ат чабышларын да сабан туе уңаеннан гына түгел, ә даими рәвештә үткәреп киләләр.
Дмитрий Второв, Ренат Сәхипгәрәев, Динар Зиннәтуллин, Татарстан яңалыклары, Балтач районы.