11 июль – Бөтендөнья балыкчылар көне. Шул уңайдан Әтнә районында инде традициягә әверелгән «Балыкчылар бәйрәме» булып узды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Иртән кояш чыкканда да, Кичен кояш батканда да, Бөтен кеше рәхәтләнеп, Яллар итеп ятканда да. Су буенда балыкчы, Кармак сала балыкчы! Бәйге иртәнге 5 тә башланды. Конкурста катнашу өчен теркәлү узарга һәм Гариза язарга гына кирәк.
Әтнә Мәдәният йорты башлангычы белән уздырылучы әлеге бәйрәм Гаилә елы кысаларында оештырыла. Аның максаты – гаиләләр белән табигать кочагында бергәләп ял итү, гаилә кыйммәтләрен саклауда табигатьнең ролен анлату.
Беренче карашка, балык тотуның әллә ни хикмәте юк та сыман. Кармагыңны суга ташла да, сабыр гына кабуын көтәсең. Ләкин оста-балыкчылар белә, теләсә кемгә эләкми балык. Сере нидә икән соң?
Бәйгедә катнашучылар һәрберсе үз бүләген алды: иң яшь һәм иң өлкән балыкчылар билгеләнде. Иң зур балык һәм иң кечкенәсе, исәбе буенча кем күп балык кармаклаган. Шулай ук гаиләләре белән балык тотарга яратучыларга да бүләкләр тапшырылды. бирелде.
Конкурс җырлы-биюле ял итү чарасы да булды. Балык шулпасыннан авыз итү, балыкчылар турында кызык-мәзәк хәлләр турында сөйләшүләр, коймак белән чәй эчу дә каралган иде.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин татарстан яңалыклары.