Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында Казан ханлыгы яулап алынганнан соң салынган иң беренче мәчеткә ярымай куелды. Мәчет 1769 елда чыгышы белән Түбән Бәрәскә авылыннан булган сәүдәгәр Ибраһим Борнаев тарафыннан төзелә. Совет чорында ул мәдәният сарае буларак файдаланылган. 2012 елда мәчет республика мәдәният министрлыгы тарафыннан тарихи-мәдәни бина буларак теркәлгән.
Бу мәчет диварлары янында берничә гасырдан соң изге дога беренче тапкыр яңгырады.
Бергәләп дога кылганнан соң, тантаналы шартларда мәчет манарасына алтын ай торгызылды.Түбән Бәрәзкә авылындагы борынгы мәчет кабат яңарды. Ул Татарстандагы иң борынгы Җәмигь мәчетләренен берсе.
Татарстанда беренче таш мәчет Екатерина Икенче Указы буенча 18 гасырда ук төзелгән. Ул вакыттан бирле мәчет җимерелгән, нигезе дә юыла башлаган. Берничә ел элек иганәчеләр һәм Татарстан Президенты каршындагы Мәдәнияткә ярдәм фонды булышлыгы белән мәчетне торгызуга керешкәннәр.
Бу манаралы ике катлы мәчет булачак. Беренче катта мәдрәсә, икенчесендә намаз уку залы.
Борынгы мәчет яртылаш торгызылган инде. Төп нигез ныгытылган, димәк, эчке якны тәртипкә салырга да була. Түшәмне яңартканнар, тәрәзәләр дә куела. Мәчет заманча матур төсмер алачак.
Көн саен билгеле бер схема буенча эшлиләр. Төп бурыч -18 гасырдагы тарихи мохитны булдыру.
Эшләрне көзгә тәмамларга планлаштыралар. Җирле халык түземсезлек белән яңартылган тарихи мәчет манарасыннан янә намазга чакырган моңлы Азан яңгыравын көтә.
Айнур Вәлиәхмәтов, Сергей Павлухин һәм Динар Зиннәтуллин, Татарстан яңалыклары, Әтнә районы.