Нәселдән-нәселгә килгән эш аеруча да үзенчәлекле була. Һөнәрнең серләрен буыннан — буынга күчерү яхшы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Канаш авылында яшәүче Игорь Савгильдин үзләренең нәселендә өченче буын умартачы. Умарталачылык кәсебеннән кала, бу гаиләдә күпләп үгезләр дә үрчетәләр. Тырыш һәм эш сөючән якташларыбыз белән без дә аралашып кайттык.
Игорь Савгильдин тормыш иптәше Вера ханым белән умарталары арасында кайнаша – уңышны барлыйлар. Тиздән умартачылар өчен кызу урак өсте – бал аерту башлана.
Савгильдиннар үзләре Канаш авылында яши. Авылдан ерак түгел урман эчендә 40 баш умарта тоталар. Гаилә башлыгы Игорь Николаевичның умартачылык белән мавыгуы кечкенәдән килә. Әтисе дә, бабасы да тәҗрибәле умартачылар була. Бабасы ясаган умарталары хәзер дә уңыш туплауда хезмәт итә. Кортлар өчен һава торышы уңай булды быел. Табыш яхшы булырга охшаган, ди умартачы.
Умарталардан бушаган арада Савгильдиннар үгезләр үрчетә. Канаштан ерак түгел үз фермалары бар. Крестьян-фермер хуҗалык булдырып, халыкны ит белән тәэмин итәләр. Бу өлкәдә Савгильдиннарның тәҗрибәләре зур. Моңа кадәр үсемлекчелек белән дә шөгыльләнеп карыйлар.
Бүгенге көндә үзләренең техникалары белән кыш өчен малларга ризык әзерләү белән мәшгульләр. Тырышлыклары бушка китми: үзләренең сатып алучылары бар. Көзен авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә Савгильдиннар продукциясеннән башка узмый.