Республикабызда ел саен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга теплица төзү, бакча ясауда дәүләт ярдәме күрсәтелеп килә.
Әйтик, Нурлат районы Якты Күл авылыннан Фәйзуллинар гаиләсенең теплица хуҗалыгында, 1200 төп кыяр үсентесе утыртылган. Беренче уңышны инде апрел уртасында көтәләр, шулай УК хуҗалыкта помидор үсентеләре дә нәк ике тапкырга күбрәк утыртылган. Аларның уңышын май аенда җыеп алырга планлаштыралар. Киләчәктә исә ,әзер продукцияне кулланучыларга тәкдим итү, һәм яшелчәләрнең төрләрен киңәйтү.