Кешеләрнең генә түгел сыерларның , хәтта бал кортларының да паспортлары булуын элегрәк хәбәр иткән идек, тиздән бозауларның да шәхси электрон номерлары һәм чиплары булачак.
Тәҗрибә рәвешендә идентификацияләү системасын беренчеләрдән булып Арча һәм Балтач районнары эшләтеп җибәрде. Бозауларга уникаль номерлы биркалар һәм QR-кодлы электрон чиплар куелды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов: «бу процедура вакцинация кебек үк гади. Россиядә әлеге закон 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Ә терлекләрне тулаем 2021 елның 1 сентябреннән чиплаштыра башлыйлар. Ә ветеринария хезмәткәрләре шуның нигезендә һәрберсенә шәхси паспорт тутырачак.»