2020 елдан илебездә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлады. Программа авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, эш белән тәэмин итүне арттыру, тормыш өчен уңайлы шартлар булдыруны күздә тота. Тимершык авылы урамнарын төзекләндерү дә нәкъ менә әлеге программага нигезләнеп башкарыла. Тулырак, алдагы язмада.
Тимершык авыл җирлеге агымдагы елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча 2 млн 860 мең сумлык грантка ия булган. Әлеге программа юл инфраструктурасы сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруны да күздә тота. Шунлыктан, грант акчасын авыл халкы өчен мөһим булган юлларны төзекләндерүгә тотарга булганнар.
Әлеге хезмәт ҖЧ “Яшен” оешмасы эшчеләре көче белән башкарыла. Фәнис Гатауллин Джондир тракторы белән гранулятны тигезләп тарата. Ә Камил Кәримуллин каток белән юлны таптап бара.
Яхшы юллар, төзек йортлар булса, халык та авылга тартыла. Яшьләр дә авылда кала. Үзара салым акчасы да иң кирәкле эшләргә файдаланылган.
Тимершык авыл җирлеге- үсеш юлында. Җитәкчеләре Айдар Хаҗиев киләчәккә булган планнары белән дә уртаклашты.
Планлаштырылган эшләр тормышка ашсын!