Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларының төбәк атнасы тәмамланды. Марат Нуриев та күп кенә сайлаучылар белән очрашты.
Сайлау округының бер өлеше Теләчедә урнашкан. Халык ышанычлысы һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган Җиңү мемориалына чәчәкләр салды. Тантана Билгесез солдат көненә багышланган иде. Марат Нуриев район башлыгы Нәҗип Хәмитов белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче берничә гаиләдә булды, сабыйларга бүләкләр тапшырды. Ә кайбер балалар, кул көрәштерде, сәләтләренең бөтенләй чикләнмәвен күрсәттеләр. Гражданнарны кабул итү барышында Теләче халкы төрле сораулар бирде. Алар арасында көнкүреш, эшкә урнашуга, район өчен иҗтимагый әһәмияткә ия булган башка сораулар да бар иде.