Теләче районының Олы Нырсы авылында, капиталь ремонттан соң, балалар бакчасы кабат үз ишекләрен ачты.
1985 елда ачылган бакчага моңарчы капиталь ремонт уздырылмаган булган. Зәвык белән эшләнгән уңайлы бакча әллә каян үзенә тартып, авылга ямь биреп утыра. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, район башлыгы Нәҗип Хаҗипов килде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә коммуникацияләр тулысынча алыштырылган, диварлар бизәп эшләнгән. Кунаклар шулай ук авылдагы урта һәм Олы Кибәхуҗа авылындагы башлангыч мәктәпләрдә, балалар бакчасында булдылар, ьирле халык белщн аралаштылар. Бу обьектлар республика президенты программасы буенча төзекләндерелгән.