Чананы җәйдән әзерлә, ди халык Киләсе язгы чәчүгә дә техниканы бүгеннән хәзерли башларга кирәк. Республикада фермер хуҗалыклары һәм агрофирмалар вәкилләре өчен 4 зона семинары узды. Очрашуларда дилер һәм сервис компанияләре вәкилләре чыгыш ясады. Алар язга запас частьләр, механизмнарсыз калмас өчен, нинди мөмкинлекләр булуы белән таныштырды. Бигрәк тә санкцияләр сәбәпле. чит ил техникасын сатып алу проблемасы тора, өстәвенә алар кыйммәт.
Узган ел республика хуҗалыклары 6 миллиард 700 миллион сумлык тракторлар, комбайннар, чәчү комплекслары һәм запас частьләр сатып алган. Белгечләр исәпләвенчә, быел бу максатка якынча 5 миллиард сум кирәк. Семинарларның төп максаты-авыл халкын кирәкле агрегатлар белән тәэмин итү. Профильле министрлыкта бу эшне октябрь ахырына кадәр тәмамлау бурычы куелган.
Октябрь ахырына кадәр нинди техника кирәклеген ачыклап бетерәбез.. Быелгы сезонны артты калды дияргә була. Киләсе елга кайбер запас частьләр чит илләрдән сатып алына, моның өчен 2-3 ай вакыт кирәк.
Күп кенә игенчеләр Татарстанга бәхет елмайды диләр. Санкцияләр шартларында күпчелек чит ил комбайннарын һәм запас частьләрне сатып алу мөмкинлеге булмаганда,
Мөслим районында 15 ел инде дискаторлар, чәчү комплекслары һәм тракторлар җитештерү заводы уңышлы эшли. Мөслим предприятиесенә авыл хуҗалыгы җитештерүчләрдән заказлар бермә-бер арткан. Алар авыл хезмәтчәннәренә нинди продукция барлыгын аңлатты, җитештерүне арттыру өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген ачыклады. Заводның куәтләре җитәрлек.
Алар техниканы яңартырга кирәклеген бик яхшы аңлый. Хәзер моның белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шөгыльләнә. Без бу турыда сөйлибез, күрсәтәбез. Соңгы елларда без бөтен паркны яңарттык, запчастьләрнең 95 процентын үзебез җитештерәбез.
Агросәнәгатьтә эш күрсәткечләренең яхшыруы квалификацияле кадрларга бәйле. Аларны Кукмара аграр көллиятендә уңышлы әзерлиләр. Биредә 500 студент белем ала. Төп белгечлек – авыл хуҗалыгын механикалаштыру. Көллиятнең эшчәнлеген район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, агрофирмаларның баш инженерлары, агрономнар, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналары белән тәэмин итүчеләр бәяләде. Студентлар үзләре дә семинарның барышын кызыксынып күзәтте
Кукмарадан тыш, мондый зона семинар-киңәшмәләре Балык Бистәсе, Сарман һәм Тәтеш районнарында узды. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов Һәр очрашуда «техниканы ремонтлауга намуссыз мөнәсәбәт өзеклекләргә һәм туктауларга китерә, бу нәтиҗәлелекне киметә» дип искәртте. Шуңа күрә ремонт чорына бурычлар җитәрлек. Киләсе яз көттерми.
Дмитрий Второв, Эдуард Мөхәммәтҗанов, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Кукмара, Тәтеш районнары.