Буа шикәр заводының шикәр чөгендере кабул итү пунктында кабат шау-шулы булды, шикәр чөгендере кабул ителә башлады, киләсе атнада шикәр заводы чөгендер эшкәртү буенча яңа сезонны башлап җибәрә.
Йөкле машиналар кичтән үк җыела башлады. Бүген сигездә кабул итү процессы башланып китте. Беренчеләрдән булып үлчәү пунктына Рәмис Хисамов керде. Ул күп еллар инде шикэр чегендерен ташый. Бу юлы да ул сезонны беренчеләрдән булып ачты.
Эш кайнап тора- бу кабул итү пунктында техника гөрелтесе ишетелә. Татлы тамыр кагатка урнаша, әмма алар озак вакыт мондый хәлдә кала алмыйлар- план буенча кабул итү пунктына кергән һәр татлы чегендер эшкәртү өчен заводка җибәреләчәк.Ел саен Буа шикәр заводы шикәр чөгендере эшкәртү күләмен арттырырга омтыла һәм бу сезон да искәрмә түгел.